Кичә социаль челтәрләрдә Чүпрәле районы Иске Чокалы мәктәбендә “бабайлык” күренеше сурәтләнгән видео таралды. Язмаларда билгеләп үтелгәнчә, өлкән сыйныф укучылары кечкенә балаларны кыерсыта. Шул ук вакытта мәктәп завучы, янәсе, блогер булырга хыялланучы балалар, балаларны юри кыйнаган булып, шуны видеога төшергән, дип аңлаткан.
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлы бу җәһәттән тикшерү башлап җибәргән.
“Тикшерү үткәрү өчен эш комиссиясе оештырылды. Мәсьәлә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның шәхси контроленә алынды”, – дип хәбәр ителгән министрлыктан.
Моннан тыш әлеге мәсьәләне район хакимияте дә контрольгә алган.
чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-minobrnauki-rt-proveryat-soobshhenie-ob-izbienii-skolnikov-v-drozzanovskom-raione-rt-5921495 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday