Коръән сүрәләре һәм аятьләре белән өшкерүче Казан дәвачысы Рәшит хәзрәт Йосыпов белән әңгәмәбездә начар йогынты, сихерчеләр тарафыннан тудырылган явызлыклар сәбәпле чирләп китүләрнең билгеләре барланды, шифалы догалар тагы бер кат искә төшерелде. Рәшит хәзрәт бик җитди. Ул һөнәри өшкерү ысулларын шактый ерак илдә – Сүриядә өйрәнгән.
– Хөрмәтле Рәшит хәзрәт, әңгәмәбез башында үзегез белән бераз таныштырып үтегез әле. Сүриядә алты ел буе укыгач, сез инде Сүриядә үк өшкереп дәвалагансыздыр?
– Мин Ульяновск каласында туып үстем. Рухый байлык, догалар кылу, тыныч мохит… болар барсы да миңа балачактан ук ошый иде. Шуңа күрә 2000нче елны, урта мәктәпне тәмамлагач та, дин юлын сайладым. 2004-2010 елларда Димәшкъ шәһәрендәге «Әбү Нур» һәм «Тәзхиб» дин институтларын тәмамладым. Укуым Шәригать фәннәрен һәм Коръәнне, Коръән тәфсирен өйрәнү белән бәйле булды. Шунда укыган чакта бер шәех белән танышып, аның авыруларны ничек итеп догалар белән өшкереп дәвалавын карадым, бу ысул белән дәвалауны бик тә ошаттым, аның киңәшләре буенча шушы темадагы китапларны өйрәндем һәм әлеге юнәлешнең бар нечкәлекләренә төшенеп, аны ничек итеп практикада кулланырга кирәк икәнен аңладым. Ватанга әйләнеп кайткач, Ульяновск каласында мөселман догалары белән өшкерә башладым. Анда мин Үзәк җәмигь мәчетендә имам вазыйфаларын үтәдем, аннары бу хезмәтемне Яңа шәһәр мәчетендә дәвам иттем. Шул дәвердә интернет сәхифәләремне булдырдым һәм аларга догалар белән өшкереп дәвалау процессы төшерелгән видеоязмалар да беркеттем.
– Сезгә күпләр мөрәҗәгать итәме?
– Кызганыч, әмма мондый бәлаларга тарыганнар көн дә килә. Шунсы да бар: минем янга бит мөселманнар да, православие динен тотучылар да килә. Алар да булышлык өмет итә.
– Чирле халык нәрсәдән зарлана?
– Кемнәрнедер физик авырулары борчый, кайберләре: «Колакларымда тавышлар ишетәм, зиһенем чуала бара, бик авыртам…» – ди. Кешеләр күз тию, бозык керү, җен шаукымы, гашыйк җеннән зарар күрү сәбәпле мөрәҗәгать итә. Аларның 70 проценты – хатын-кызлар, 30 проценты – ир-атлар. Иң күбе – күз тиеп килүчеләр. Аннары – гашыйк җен зарарына эләккән хатын-кызлар инде, бу сәбәп аларның тормышларын авырайта, шул сәбәпле гаилә кора алмаучылар, балага уза алмаучылар да байтак. Шулай ук мондый зарарга тарыган ханымнар еш кына «ирем белән аерылыргамы икән әллә, нишләп мин аның белән гомер кичерим соң, аннан башка да бик яхшы яшәрмен әле» дигән уйлар уйлый башлыйлар. Кайчак әлеге зарар бозык белән дә кисешә ала… Догаларны илле минуттан алып бер сәгать дәвамында укыйм, кайчак бер сәгатьтән дә артып китә. Әгәр дә кешегә җен (яисә шайтан) кергән булса, җен Коръән сүрә-аятьләренең куәтле, көчле йогынтысына чыдый алмыйча кеше аркылы телгә килеп, минем белән сөйләшергә тели башлый. Ләкин мин алар белән әңгәмә кормыйм. «Бу адәм эченнән чык!» – дип өндим. Һәм шифалы догалар укуымны дәвам итәм. Терелүчеләр бар. Ләкин кабат мондый начар хәлгә калмас өчен инсан һәрвакыт үз дине догаларын укып йөрергә тиеш!
– Әгәр дә сезнең янга аракы эчүдән интегүче килсә, бу очракта нишлисез?
– Әгәр дә кеше эчүеннән үзе теләп туктарга дип килсә, дәвалыйм. Башка очракта ул наркологка мөрәҗәгать итергә тиеш. Әмма шулай да була, кеше үз теләгенә каршы эчкечелеккә бирелә башлый. Моның шулай икәнен үзе үк аңлап килә. Бу инде шайтан зарары. Аларның да бит, кешеләрнеке төсле, үз гадәтләре бар ягъни җен-шайтанның кайберләре аракы эчәргә ярата һәм кешегә үтеп кергәч тә аннан шуны таләп итә башлый. Аларның башка гадәтләре дә булырга мөмкин. Дәваланырга килүче бер хатын-кыз, мәсәлән, үзенең һич кенә дә туктый алмыйча, бирән кебек ашый башлавы хакында сөйләде, димәк, андагы бирән-җен ашарга яраткан. Җен кеше тәненнән чыкканда, инсан тирли, кайсыберсе: «укымагыз, дога ишетәсем килми», – дип кычкыра, билгеле, бу – аның эчендәге җен сүзләре, җен шаукымы күренеше.
– Бозымнар төрлечә чыгадыр?
– Бозымнар кешеләргә төрлечә тәэсир итә, шуңа күрә алар төрлечә чыга. Бозымга, җен кагылуга дучар булганнарның гадәтләре үзгәрә, алар башка кешеләрне нормадан кечерәк яисә зуррак итеп күрә башларга да бик мөмкиннәр. Аннары эченә гашыйк җен кергәннәр, җен кагылганнар кайчак кем беләндер сөйләшеп тә ала, алар әйткән вәгъдәләрен үтәми башлыйлар, сәер итеп карыйлар, акылдан язып киткән кебек булалар, ә кайсыбер очракта чыннан да акылдан да язып китеп, махсус хастаханәләргә эләгәләр. Ялкауланалар, хәлсезләнәләр, үз эчләренә йомылалар… Кыскасы, төрлечә, әмма тискәре якка таба үзгәрәләр. Җеннәр алар кешегә хуҗа булырга хыялланалар һәм кешенең тәнен үз милекләре дип санап, аны үзенә буйсындырырга омтылалар. Әгәр дә берәр кыз беркайчан да тормыш корып карамаган икән, алар аның шул халәттә калуын тели. Әгәр дә аның кулын сорап килүче булса, кызны ул ир-атның күзенә бик ямьсез итеп ягъни аның авызын-борынын кыйшатып күрсәтәләр. Кайчак кыз да үзен сәер тота, тиктомалдан ир-атка кычкыра, ахмак кебек карый һ.б.
Начар йогынтыларга дучар булганнарның һәммәсендә дә бер төрлерәк симптомнар күзәтелә: сулыш алулары авырая, тамакта ниндидер төер тоялар, куллары яисә аяклары ойый, бил туры авырта, күңел халәтләре тотрыксыз була бара, анализлары яхшы булып та, үзләрен начар хис итәләр, начар төшләр күрәләр һ.б. Иснәнү, тахикардия, ашый алмау яисә ашап та кот кунмау, нык ябыгу… мондый үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Күз тиюдән, көнчелектән, бозыктан, җен шаукымыннан, гашыйк булган җен зарарыннан интегүнең – һәрберсенең үз симптомнары. Ләкин шифа да бар, ул – догаларда һәм барсы да Аллаһы Тәгалә Кодрәтендә!
Миннән кеше эчендәге җеннәрне күрәсезме дип тә сорыйлар. Юк. Алар безгә параллель дөньяда икән, димәк, кешеләргә аларны күрмәү кулайрак. Алар кешенең теләсә кайсы әгъзасында була ала. Алар дәваланырга килүчене туры юлдан яздыру, психикасын какшату өчен бар көчләрен куя. Куркыталар да. Кеше алардан курыкмаска, нык рухлы булырга, догалар укып кына йөрергә тиеш.
– Инсан күз тиюне үзе дә аңлый, үзе дә билгели аламы?
– Билгели алырга мөмкин. Моның өчен ул үзе белгән сүрә-аятьләрне 10-15 минут дәвамында укырга тиеш. Әгәр дә күз яшьләре акса, туктаусыз иснәнә башласа, маңгае, тәне тирләп чыкса, берәр төр ис сизсә, косасы килсә… бу симптомнар кешегә соклану яки көнләшү сәбәпле күз тиюен раслый ала. Өшкереп дәвалаганда аларның тәнендә күгәрүләр, чуан, җәрәхәт, тимгелләр дә барлыкка килә ала әле, әмма алар тора-бара бетә. Болар инде кешедән зарар чыгып беткәнен дә аңлата.
– Күз тию, сихердән интеккән кеше тагын ничек итеп үз-үзенә ярдәм итергә мөмкин?
– Һәр көнне «Әр-Рахмән», «Йә син» һәм «Әл-Мүлк» сүрәләрен (татарлар аны «Тәбәрәк» дип йөртә) ким дигәндә 7 тапкыр укырга кирәк. Укый белмәүчеләр әлеге кодрәтле догаларны язмаларда тыңларга тиеш. Аларны ешрак уку яки тыңлау тагын да яхшырак булыр.
– Рәшит хәзрәт, җеннәр зарары хакында укыганда күпләр: «Бу – әкият, алар юк бит», – ди…
– Әйе, аларның барлыгына ышанмаучылар, ышанырга теләмәүчеләр дә шактый. Бу кешеләр – Коръәнне укып чыкмаучылар. Дикъкать белән укысыннар, анда барсы да язылган. Аларның булуына, фәрештәләрнең булуына ышанган кебек, ышанырга кирәк. Коръәндә «Әл-Җинн» сүрәсе бар һәм төрле сүрәләрдәге аятьләрдә дә, хәдисләрдә дә бу хакта искәртелгән.
– Ә менә «җенле урыннар» чыннан да бармы?
– Әлбәттә. Мондый урыннарны халык үзе дә күптән белә. Шуңа күрә һәрчак сак булу сорала. Әйтик, кайбер кеше гомумән дә таныш булмаган, чит җирләргә ашкына, ә үзе дога да укымый. Мәсәлән, бер рус милләтле бәндә ят җирләргә барып, махсус корылма белән җир астыннан «хәзинә» табарга чыккач, шунда аның колагына гел аның исемен кабатлый башлаганнар. Әлбәттә, бу шул җирләрдә яшәүче җеннәр гамәле. «Бик куркып, ул мохиттан тиз арада чыгып киттем», – диде. Шуңа күрә ут булмаган, караңгы, ят җирләрдә йөргәндә, шакшы урыннар яныннан үткәндә, догалар укып үтү мәгъкүль.
– Хәзрәт, кеше эченә бер генә җен керергә мөмкинме?
– Кеше эченә, кайберәүләр язганча, бер төркем җен керми. Әйе, кеше эченә бер-биш җен керә ала. Бу өлкәне яхшы белүче дәвачыларның күбесе дә шушы фикердә.
– Дәвалануның тагын бер ысулын – калькага язылган догаларны суда чайкатып эчүне ничек кулланырга? Аннары ул калька кәгазен кая куярга?
– Бу – дөрес дәва ысулы. Сүрә-аятьләр зәгфран (шалфей) белән язылган кәгазьне башта 10-15 л су салынган савытка салып тотарга кирәк. Аны шифалансам иде дигән ният белән эчәргә була яисә шуннан 3-5 л су алып, госел коенырга мөмкин. Су канализациягә акса, бу – мөмкин хәл, аны җыеп, урамдагы агач төбенә салу мәҗбүри түгел. Бу нисбәттән ике фикер бар, бер фикер буенча суны канализациягә агызырга ярамый, икенче фикер буенча, һәм мин бу хакта үз укыганым буенча әйтәм, мондый суны канализациягә агызырга да мөмкин.
Догалы суны җен-шайтаннардан саклану нияте белән өйнең почмакларына, диварларына сибү дә яхшы. Кальканы судан алып, яндырырга кирәк дип табам. Һәм кирәксә кеше догаларны үзе дә тәлинкәгә яисә берәр савытка язып, су белән чайкатып эчә ала.
– Хәзрәт, сез шизофрения белән чирләүчене җенләнгән кешедән ничек аерасыз?
– Беренчедән, шизофрения – ул, минем фикеремчә, җеннең кешегә кагылуы ягъни җен кешенең башына керә һәм аңа авыррак була барсын өчен аны үзенә буйсындыра, шуннан соң кеше ничектер бик әкеренәя, күп нәрсәгә игътибарсыз була бара, аның баш чүмече, маңгае авырта башларга, еш кына борыны да тыгылырга мөмкин, ул тавышлар, төрле авазлар да ишетә ала… Берничә сеанстан соң боларның барсы да бетә. Шизофрения ул инде нәселдә дә булырга мөмкин, моны ачыклау мөһим. Андыйларга табиблар булыша. Һәрхәлдә, диагноз куйганчы догалар укырга кирәк. Аннары шизофрения белән авыручыны бер күрүдә дә танып була бит инде.
– Өшкерү өчен нинди ризыклар алып килергә кушасыз?
– Дүрт төрле ризык. Гади су, зәйтүн мае, хөрмә (финиклар), бал. Тоз күтәреп йөрмәгез, аны өшкергән суга салып та була, дим. Өшкергән су белән госел коенырга мөмкин. Өшкергән суны җиде көн буена көненә өч тапкыр, ашар алдыннан, бер чәй кашыгы бал белән, берәр стакан эчәргә, ә зәйтүн маен җиде көн рәттән, кич белән, унбишәр минут күкрәк, җилкә, муен өлешенә, авырту сизелгән җирләргә сылап, ышкырга һәм бу вакытта Коръәндәге «Ән-Ниса» сүрәсенең илле дүртенче аятен һәм дә «Әл-Бәкара» сүрәсенең йөз кырык сигезенче аятен укырга кушам. Зәйтүн маен җиде көн буе ач карынга берәр аш кашыгы эчәргә, һәр иртә өч-биш данә хөрмә җимешен ашарга да киңәш итәм.
– Өшкерү файдасын тоткарлап торучы сәбәпләр буладыр бит?
– Әйе. Мин бит башта һәммә начар тәэсирдән догалар укыйм, аннары авыруның реакциясенә карап, теге яисә бу проблемасы буенча шифа тиярлек итеп гомуми яисә нәкъ шул, инде билгеләнгән авыруны бетерерлек махсус мөселман догаларын укыйм. Көчле бозыклар да дәвалана. Ләкин үз практикам буенча шул хакта әйтер идем: тәмам терелүне дуңгыз итен яисә дөрес итеп чалынмаган мал итен ашау, һәрчак булмаса да, аракы, исерткеч эчемлекләр эчү, догалар укымау тоткарлый. Авыру үз-үзен кулда тотарга һәм әгәр дә Рукъя укучыга мөрәҗәгать иткән икән, үзенә эшләнгән явызлыкны җиңеп чыгарга булышырга тиеш. Күпләр, Аллаһы Тәгалә Рәхмәте белән, Аның мәрхәмәте белән шифалана, сәламәт тормышка әйләнеп кайта. Аннары миңа үз рәхмәтләрен дә язалар. Менә шундый рәхмәтләрнең берсе шушы: «… Мин Мәскәү ханымы. 2011 елда чирләп киттем. Аңымны югалтып егылдым һәм башым авыртырга тотынды. Шуннан соң да еш кына аңым югалгалый башлады. Табибларга баруларым уңай нәтиҗә бирмәде. Һәрвакыт төрле диагнозлар куйдылар. 11 ел шулай җәфа чиктем. Хәтта урамга да башкалар булышлыгы белән генә чыга алдым. Телеграм-канал аша Рәшит хәзрәтне эзләп таптык. Башта аның догалар укуын тыңладык. Шуннан соң минем белән сәер хәлләр башланып китте. Һәм мин җәмәгатем белән аның янына, Татарстанга кузгалдым. Рәшит хәзрәтне күрү белән үк тәнем чымырдарга тотынды, бүлмәдән чыгып йөгерәсем килде. Минем башыма җен кереп утырган, шул мине җәфалый икән. Беренче 3 сеанста бик авыр булды, төннәрен куркыныч төшләр күреп газапландым. Аннары җиңеллек хисе туды, аннары тагы авырайдым. Әмма без догалар укытуда булдык. Ниһаять, 5нче сеанста хәлем шулкадәр яхшырды, җилкәләремнән, башымнан авырту китте. Күз алларым яктырды. Мин үземдә таулар күчерерлек көч тоям инде, куркыныч төшләр дә күрмим. Рәшит хәзрәткә бик рәхмәтлемен!» Мондый мисаллар, рәхмәт сүзләре миңа рухый көч һәм үземнең дөрес юлда булуыма һәм җәмгыятькә файда китерүемә ышаныч өсти.
– Димәк, чирне бер тапкыр дәвалауда бетереп булмаска да мөмкин?
– Әйе, кайберәүләрне Аллаһы Тәгаләнең шифалы догалары белән берничә тапкыр өшкереп дәваларга туры килә. Кайчак җен бер өшкереп дәвалау белән генә чыкмый. Җеннәр бит алар, кешеләр кебек үк, алар арасында динсезләр дә, христиан яисә мөселман динендәгеләр дә бар. Алар параллель дөньядан чыгып, эт, мәче кебек хайван сурәтенә яисә кеше сурәтенә дә керә алалар. Мөселман догалары укып йөргәндә, алар да безне күрә алмый, билгеле. Боларның һәммәсе истә, ләкин кешеләр һәрчак догада булырга кирәклекне онытучан. Хәзер кайберәүләр сихерчеләр янына барып йөрергә дә хирысланды. Алар арасында дәрәҗәгә ирешкән, үз бизнесларын алып баручы затлар да шактый, алар вак-төяк мәсьәләне чишер өчен дә сихерчегә йөгереп баралар һәм шулай итеп үзләренә зарар салалар… Аннары кешедән җенне куып чыгаргач та, кеше әле авырып торырга мөмкин. Начар җеннәрнең зарары куәтле, сихер, бозык ясалган әйберләрне табып, юкка чыгаргач та, кайчак кешедә нерв системасы бозылу, йөрәк авыртуы күзәтелә. Бу очракта медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итү – кирәкле гамәл. Кешеләргә диндә, намазда булу яхшы. Бу – комплекслы дәвалану. Кеше үз сәламәтлеген үзе дә ныгытырга, ниятле тырышлык күрсәтергә, ә өшкереп дәвалаучы – гыйлемле, гарәп телен бик яхшы белүче, кайсы очракта нинди догалар укырга кирәклеген анык аңлаучы булырга тиеш. Шунсы хак: бу – авыр хезмәт, барлык хәзрәтләр дә моңа алынмый.
– Менә мөселман хатын-кызлар да өшкереп дәвалый…
– Ләкин аларга хатын-кызларны гына өшкереп дәвалау кулайрак. Чөнки җен кергән ир-атларны өшкергәндә, аларны тыю авыр.
– Өшкереп дәвалаучы хастага үз сулышын өрергә тиешме?
– Мин Рукъя кануннары буенча өшкереп дәвалыйм, ә анда төкеренеп алу, сулыш өрү тыелмый.
– Башкаларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кешеләргә өч көнгә бер «Әл-Бәкара» сүрәсен тыңларга, һәрчак «Аятел-көрси» һәм башка догаларыбызны укып йөрергә киңәш итер идем.
– Сез «Рөстәм» мәчете имамы вазыйфаларын башкарасыз. Авыруларны мәчеттә генә кабул итәсезме?
– «Рөстәм» мәчетендә бар авыруларга да берьюлы догалар укыйм. Моннан кала көненә 3-5 тапкыр аерым рәвештә дә кабул итәм. Үземнең телеграм каналым бар, анда да кешеләргә булышлык итәм – https://t.me/rashityusofi Һәр ай ахрында ике көн дәвамында Түбән Каманың «Нур» мәчетендә дә кешеләрне догалар укып дәвалыйм.
Зилә Нигъмәтуллина
Татар Тудей | Татар Бүген
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday