Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тагын бер яңалыкны аңлатканнар

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе аңлаткан.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар пенсия билгеләгәндә ташламаларга ия булачак. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатып үткәнчә, мондыйларның пенсиясе, махсус хәрби операциядә катнашу чоры ике тапкыр арттырылып, күтәренке пенсия коэффициенты – елына 3,6 коэффициенты буенча исәпләнеләчәк..

Махсус хәрби операциядә катнашу чоры зур стажга ия булу сәбәпле иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләгәндә дә исәпкә алыначак. Картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу хокукы, гомуми нигездә, пенсия яшенә кадәр ике ел алдан, әмма ир-атларга – 60 яше тулгач кына, ә хатын-кызларга – 55яше тулгач кына пәйда булырга мөмкин, дигәнне аңлата бу. 42 еллык иминият стажына ия булучы ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажына ия булучы хатын-кызлар ташламадан файдалана алачак.
Әлеге ташлама ихтыярилар подразделениеләрендә хезмәт итү чорында имгәнү яки авыру сәбәпле инвалидка әйләнүчеләргә кагылмый. Аларга инвалидлык буенча пенсия билгеләнә. Беренче группа инвалидларга – 21,4 мең сум, икенче группа – 17,8 мең сум, өченче группа инвалидларга – 12,5 мең сум күләмендә пенсия түләнелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124194/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле