«Күз карасыдай саклармын»

Илдар Хәкимов кемгә нинди вәгьдә биргән?

Гүзәл Уразованың әтисе белән әнисе аның концертында булган. Казанда узган концерт вакытында Гүзәл Уразова сәхнәдән төшеп, тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән, әти-әнисенә чәчәк бәйләмнәре тапшырган. Аларга беренче булып кияүләре Илдар Хәкимов рәхмәтен белдерә.

«Әти-әни, сезгә шуны вәгъдә итәм, – дип якынлаша ул бабай белән әбисе янына. – Кыз баланы үстереп биргәнегез өчен зур рәхмәт, үзең кыз бала үстереп караганда гына аңлыйсың икән ул. Бер дә борчылмагыз, әти-әни, мин сезгә менә шушы балакайны күз карасыдай сакларга вәгъдә бирәм. Рәхмәт сезгә».

Уразова сүзләренчә, алар елына 180нән артык концерт куя һәм шуларның берсенә генә аның әти-әнисе килеп, тамашачы урындыгында утырып, концерт карый ала икән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-03/k-z-karasyday-saklarmyn-3462684

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле