Игътибар! 4 октябрьдә халыкка хәбәр бирү системалары тикшереләчәк

Сиреналар яңгыраячак һәм тавыш көчәйткечләр аша “Внимание всем!” дигән сүзләр ишетеләчәк.
Россия телевидениесе һәм радиоканаллары эфирына иминлек турында мәгълүматлар чыгарылачак.

Бу мәгълүматларны шулай ук “МЧС России” мобиль кушымтасында да табып булачак.
Боларның барысы да төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хәбәр бирү системаларының ни дәрәҗәдә көйле эшләвен тикшерү өчен башкарыла.

Тыныч булыгыз: тавыш сигналлары хәбәр бирү системаларының эшен тикшерү өчен генә бирелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124224/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле