Гаиләсендә тәмугның үзен күргән

Аны әнисе җәзалап тоткан.

Унике ел элек кечкенә Диана Иванованың тарихы күпләрне тетрәндерде. Алматада яшәүче кызның әнисе эчкече була, җитмәсә наротик матдәләр куллана. Шул сәбәпле, Диана үзен сакларга тиеш булган кешесенең коточкыч рәхимсезлегенә дучар була.

Әнисе еш кына баланы кул астына эләккән теләсә нәрсә белән җәзалый. Ничек кенә исән калган сабый…

«Аның мәрхәмәтсезлеге чикләрне белми иде — кайвакыт ул мине төн буе бәдрәфкә бикләп куя, хәтта йокларга да рөхсәт итми иде. Кер юу машинасы өстенә бастырып дәрес хәзерләтә иде», — дип сөйләгән кыз.

Хәзер бу кыз яңа гаиләдә яши. Аңа биредә кайгырту һәм мәхәббәт биргәннәр. Узган җәйдә 18 яшьлек Дианага пластик операцияләр ясалган. Табибларга бик авырга туры килгән, чөнки кызның физик җәрәхәтләре күп булган. Әмма операциядән соң үзгәрешләр шаккаткыч.

«Барлык процедуралардан соң мин ышанычлырак, хәтта үземне җитлеккәнрәк итеп хис итәм», – дип шатланып белдерә Диана.

Табиблар Диананы дәвалау чын сынау булганлыгын яшерми, ләкин аңа яңа тормыш бирү теләге барлык куркуларны һәм шикләрне җиңгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-04/gail-send-t-mugny-zen-k-rg-n-3464283

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле