Эстакададан егылып төшкән автобуста 21 турист һәлак булган

Италиянең Венеция шәһәре читендә Украинадан килгән туристлар утырган автобус эстакададан егылып төшкән. Бу хакта «Corriere della Sera» газетасы яза.

Местре шәһәрендәге фаҗигадә 21 кеше һәлак булган, 18е зыян күргән. Автобус юл кырыендагы киртәне җимереп, 30 метрлы биеклектән аска томырылган, җиргә килеп төшкәч, янган. Венеция мэры Луиджи Бруньяро әйтүенчә, автобуста биредәге бер кемпинга баручы туристлар булган.
Шулай ук анда, Украинадан килгән туристлардан тыш, Германия Федератив Республикасыннан да туристлар булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 40 яшьлек тәҗрибәле йөртүченең кинәт кенә үзен начар хис итә башлавы фаҗиганең сәбәбе буларак карала. Асфальтта тормоз эзләре күренмәү шул хакта сөйли.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124298/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле