«Башкирская домохозяйка» — сәхнәдә!

«Башкирская домохозяйка» — Миләүшә Шәйхелисламова тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан.

Ул «Туган тел» каналы оештырган концертта татар җырчылары белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясаган.

Миләүшә сәхнәнгә 90нчы еллар образында – ал төстәге лосиналар, челтәрле итәк, джинсы кәчтүм киеп чыккан. Аны тамашачыга халык мәхәббәтен яулаган башкорт хуҗабикәсе дип тәкъдим иткәннәр.

«Дөресен әйтәм, дуслар. Мин сәхнәгә чыгарга бик курыктым. Минем кулларым калтырады, эчем авырта башлады. Кыскасы, сәхнәдә җырлау минеке түгел. Кабатлап әйтәм, мин бу җырны клипка дип кенә төшергән идем. Шаккатмалы. Текә булды. Кул чабып утырганыгыз өчен рәхмәт», – дип язган ул чыгышыннан соң.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-02/bashkirskaya-domohozyayka-s-hn-d-3461225

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле