Диананы үтерүче — суд алдында

Әнвәр Нургалиевның сеңлесенең җаны кыелган авариядә гаеплегә ничә ел яный?

Чишмә районында яшәүче Вадим Л. суд алдына басачак, ул кеше үлеменә китергән авария ясауда гаепләнә. Сүз җырчы Әнвәр Нургалиевның 32 яшьлек сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган фаҗига турында бара. Бу хакта бүген республика Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Авария 9 майда Чишмә бистәсенең Революция урамында була. Тикшерү версиясе буенча, төнлә Вадим исерек килеш «Toyota Camry» машинасына утырган. Ул югары тизлектә барган һәм интервалны сакламаган, ә узып киткәндә, Диана хәрәкәт иткән «Honda Civic»ны кискән. Шул сәбәпле хатын курс тотрыклылыгын югалткан һәм металл коймага бәрелгән.

Сәфәрова җәрәхәтләрдән шул урында вафат була.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Вадим Л. качып киткән. Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

— Җинаять эше Чишмә район судына карау өчен җибәрелгән, — дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Диананың өч баласы калды. Ул аларны ялгызы тәрбияләгән. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-05/dianany-ter-che-sud-aldynda-3466768

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле