Башкортстанда Уфа-Яңавыл юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Фаҗигадә 15 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Юл һәлакәте булган урынга Бирск районара прокуроры барган.
Фаҗига якшәмбе – 8 октябрьдә, кичке 8ләр тирәсендә килеп чыккан. Уфа-Яңавыл юлының 100нче чакрымында “ВАЗ-2110” һәм “Лада Калина” маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, авариядә унбиш яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Тагын 5 кеше: ике йөртүче һәм 3 пассажир хастаханәгә озатылган.
Фаҗига булган урынга Бирск районара прокуроры вәкиле А.Абдюшев барган.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-10-09/yulda-yan-lem-3471405 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday