Ике яшьлек кызы белән табибка күренергә барган ананы сырхауханә идәнен юарга мәҗбүр иткәннәр

Волгоград өлкәсенең Дубовка шәһәрендә ике яшьлек кызын колак табибына күрсәтергә килгән ананы сырхауханә коридоры идәнен юарга мәҗбүр иткәннәр.

Хатын-кыз әйтүенчә, табиб көтеп коридорда чиратта утырганда, баласы кинәт кенә косып җибәргән. “Янәшәдә утыручы ханымнар салфеткалар бирде, булдыра алганча булышты, мин үзем шәфкать туташларыннан ярдәм сорый башладым. Югыйсә кабинеты да регистратура янәшәсендә генә иде. Медицина хезмәткәрләреннән берсе дә ярдәмгә килмәде. Җыештыручы исә бөтенләй, хәзер үзең җыештырачаксың, дип кенә куйды”. – дигән яшь ана.

Кызчыкның әнисе әйтүенчә, җыештыручы аны бәдрәфкә алып барган да, кулына чиләк белән чүпрәк тоттырып, идәнне юып чыгарырга кушкан. Һичьюгы швабра бирегез, дигәч, кулың белән генә юып чыгара алмыйсыңмы әллә, дип акырган.

Бу хакта Волгоград өлкәсе Сәламәтлек саклау комитетына хәбәр ителгән. Ведомство вәкилләре килеп туган хәлне ачыкларга вәгъдә биргән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124673/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле