«Икенче иремнән дә аерылдым…»

Борай районының Чалкак авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова янә бер язмыш сынавын кичергән.

— Соңгы вакытта сәхнәдән югалып торуымның сәбәбе — икенче иремнән аерылып йөрүем. Беренчесе белән — 12, икенчесе белән 10 ел гомер иттем. Әмма бер бәхетең булмаса, юк икән. Ышанып кияүгә чыккан ярым хыянәтче булды. Минем белән никахлы килеш башка хатын белән дә никах укыткан, балалары туган. Өстәвенә, минем машинага утыртып, аны бала тудыру йортыннан алып кайткан.
Бу хәсрәттән арындым. Көнемне балаларым белән үткәрәм. Улым Идел ресторанда пешекче булып эшли. Очрашып йөргән кызы бар. Бәлки, өйләнеп тә куяр. 24 яшькә җитте. Кызым Айзифа III сыйныфта белем ала.
Тиздән концертлар белән гастрольгә китәм. 12 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “сольный” концертымны куям.

Гөлнарабызга күңел тынычлыгы кайтып, иҗади уңышлар юлдаш булсын, дип телик.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-09/ikenche-iremn-n-d-aeryldym-3470913

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле