Коткаручылар аны төнлә генә тапканнар.
Кичә кичке сәгать тугызда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручыларына бер кеше шалтыраткан һәм 1951 елгы әтисе югалуы турында хәбәр иткән. Ул иртәнге сәгать 11дә урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире кайтмаган.
Урманга коткаручылар юлланган. 3 сәгать эзләүләрдән соң, кешене торак пунткттан 6 километр ераклыкта тапканнар. Ул бөтенләй хәлсез булган, арыганлыктан һушын югалта язган. Коткаручылар аны тикшергәннәр, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булмаган.
— Әгәр дә аны тиз арада тапмасалар, нәтиҗә аяныч булыр иде. Сүз уңаеннан, аның янында гөмбәләр булмаган, — дип билгеләп үтте коткаручылар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-10-09/urmanga-g-mb-yyarga-kitk-n-m-kire-kaytmagan-3470858 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday