101 яшьлек Әминә Зарипова: «Миннән дә бәхетле кеше юк»

Картлык. Һәркем аның матур, рәхәт булуын, балалар игелегендә, якыннары янәшәсендә узуын телидер. Балтач районының Түнтәр авылында гомер итүче Әминә Зарипова кебек. Аның хакында миңа авылдашлары: «Әминә әби кебек нурлы кеше башка юк бездә», – ди.

Әминә әбинең авылда чын исемен белмиләр дә. Нина исемле чуаш кызы татар авылына эшкә килеп, Балтачның табигатенә, кешеләренә гашыйк була. Насыйп яры – Закирын да шушы авылда очрата ул.

– Әниебез – Буа районының Әлши авылы кызы. Үзләрендәге фельдшерлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чепья районына эшкә җибәрелә.  Аннары аны Арбор балалар бакчасына  шәфкать туташы итеп эшкә билгелиләр. Соңрак Борнакта да эшли, – дип сөйли кызы Рәйхана. – Түнтәргә эшкә килгәндә, татар телен тәмам үзләштергән була инде. Әтием бер күрүдә ярата әнине. Биш вакыт намазын укыган бабай да каршы килми. Барысы да әнине үз итәләр.

Нина, исемен алыштырып, ислам динен кабул итә һәм кияүгә чыга. Закир абый белән бик матур яши алар. Биш бала үстерәләр. Олы уллары Шамил архитектура өлкәсен сайлый. Казанда укуын тәмамлагач, аны Ижевскига эшкә җибәрәләр. Кызганыч, пенсиягә чыгарга 3 ай кала яман шештән вафат була.

– Ижевск зоопаркын күргәнегез бардыр инде. Анда абыемның хезмәте зур. Шундый матур бина төзелешенә үз өлешен кертүе барыбыз өчен дә горурлык. Нишлисең, гомере озын булмады. Еллар узса да, истән чыкканы юк. Абый гел янәшәдә кебек, – ди Рәйхана апа.

Икенче балалары Камил  Тәтештә яши. Кызлары Рәйхана белән Рәсимә – Түнтәр авылында, кечеләре Рәсилә, абыйсы янына китеп, Ижевск  шәһәрендә төпләнә.

– Әниебез һәр авырлыкны уздыра белде. Нинди генә хәл булмасын, ул аны сабырлык белән кабул итте. Чәүчәләнеп, бар дөньяга тавышланмады.  Шулкадәр тырыш, эшчән ул. Эш белән яшәгез, гайбәткә вакыт калдырмагыз, дип әйтә иде. Кешедән көнләшмәде, безне дә шуңа өйрәтте, – ди Рәйхана апа.

Закир абый 93 яшендә бакыйлыкка күчә. Аның да тормыш юлы гыйбрәтле. Ике ел армия хезмәтеннән соң, Бөек Ватан сугышы башлана. Рәйхана апа әтисе белән әнисенең бер сүздән аңлашып, бер-берсен яратып яшәвен сокланып сөйли:

– Син әйбәткә – мин әйбәт, мин әйбәткә – син әйбәт, диярләр иде алар. Тату яшәү гомерләрен озайткандыр да әле. Картлыклары да бергә үтте. Кайчак әниебез, озак яшәдем инде,  дип тә куя. Тик без аны бик тиз юатабыз. Ул бит безгә бик кирәк, – ди Рәйхана апа. – Әнине юк-бар белән борчымыйбыз. Илдәге хәлләрне сөйләмибез. Начар хәбәр җиткермибез. Авыруларыбыз да бар.  Берсен дә әни белми. Без аның янында гел матур, җылы итеп кенә сөйләшәбез. Әнине саклап кына торабыз.

Әминә әби Рәсимә кызы һәм кияве Васыйл  белән бергә яши. Рәйхана апа да әниләреннән ерак тормый. Күрше йортта гына яшим, ди. Әни янына кереп чыккач, рәхәтләнеп китәм,  ди ул.

– Әни нәрсә пешерсәң, шуны ашый. Ризык талымламый. Элек, башта –ир, аннары балалар тук булсын дип, кешедән артып калганны гына ашый иде. Диета да сакламый. Майлы итләрне дә яратып ашап куя. Табигый ризык ашарга кирәк, кибет ризыгына ияләшмәсәң, чирләрең аз була дип, безнең колакка киртләп куярга да онытмый, – ди Райхана апа.

Әниле тормыш – бөтенләй башка инде ул. 66 яшемдә дә «әни» дип эндәшә алуыма сөенәм, ди бит әнә Әминә апаның кызы да. «Әни дә, без дә, миннән дә бәхетле кеше юк, дибез. Әни янында шундый рәхәт. Гомер буена балаларга да, башкаларга да бик йомшак булды ул, – ди кызы Райхана. – Түнтәр халкына да рәхмәт! Әнине үз иттеләр, шуңа да бәхетле оя кора алганнар инде алар».

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124668/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле