Ноябрьдә кемнең пенсияләр арта?

«Сөенче»не кемнән алырга? Менә хәзер беләбез.

«Европа юридик хезмәте»нең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская ноябрь аенда 80 яшькә җиткән пенсионерларның өстәмә акча алачагын сөйләде. Ул картлык буенча страховкалау пенсиясенә 7567 сум 33 тиен күләмендә билгеләнгән түләү тәгаенләнәчәге турында белдерде. Бу хакта «Лайф» басмасы яза.

Шундый ук сумма ноябрьдә I төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләргә дә тиешле. Игътибар итегез, әгәр I төркем инвалидлык алган кеше 80 яшькә җитсә, аңа инде икенче тапкыр өстәмә акча билгеләнми. Шулай ук 2023 елның 1 ноябреннән гражданнар авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзаларына, шулай ук күмер сәнәгате оешмаларының аерым категория хезмәткәрләре пенсияләренә өстәмә түләүләр күләме яңадан исәпләнәчәк.

Шулай ук, 17 яшькә кадәр бердәм пособиене яңадан рәсмиләштерүче кешеләр, әгәр аларның кереме ниндидер сәбәпләр аркасында кимегән яки гаилә составы үзгәргән булса, өстәмә акча алырга мөмкин. Мәсәлән, бала өчен төбәктәге яшәү минимумының 50 проценты күләмендә генә түгел, ә 75 яки 100 процент күләмендә дә пособие алу мөмкинлеге бар, — ди юрист.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, октябрь башында Хөкүмәт комиссиясе закон проектын хуплады. Аның нигезендә декрет ялыннан иртәрәк чыккан әти-әниләр яшь ярымга кадәр балаларга пособие барыбер түләнәчәк, диелгән. Өстәвенә, әни кешенең предприятиегә барып эшләве яки дистанцион рәвештә эшләячәкме-юкмы икәнлеге мөһим түгел. Аның ничә сәгать эшләве дә роль уйнамый. Пособие барыбер түләнәчәк.

— Сүз уңаеннан, яшь ярымга кадәр балаларга түләнүче пособие — бу шактый зур ярдәм чарасы. Мәсәлән, 2023 елда аның максималь күләме аена 33 мең сумнан артык тәшкил иткән. 2024 елда ул тагын да артачак — 49 мең булачак. Игътибар итәсем килә, закон проекты әлегә кабул ителмәгән, әмма бу якын арада булырга тиеш, — дип өстәде юрист Елена Кузнецова.

Социаль түләүләрне гомум индекслау турында сүз барганда, ул гадәттә 1 февральдә ясала. 2024 елның 1 февраленнән социаль түләүләрне 7,5 процентка арттыру планлаштырыла.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-10/noyabrd-n-pensiyal-r-arta-3472514

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле