Сабыеның елавы эчәргә комачаулаган…

Шуңа күрә әнисе яшь ярымлык баласына пычак кадаган.

Приютовода яшәүче 22 яшьлек бер хатын яшь ярымлык улына пычак кадаган, сәбәбе – баласының елавы аңа эчәргә комачаулаган.

Аида һәм Виктор (баланың әтисе) фатирларында бергәләп эчеп утырганнар. Күрше бүлмәдә балалары йоклый алмый, елаган. Яхшы гына “салып” алган хатын бала тавышына кызып киткән һәм аның башына куллары белән суккан. Өстәп пычак кадаган. Ары таба урамга чыкан һәм үтеп баручының телефоны аша ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә шалтыраткан.

Табиблар килеп, коточкыч күренешкә тап булалар: канга баткан баланы күргәннәр. Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә аңа операция ясаганнар һәм реанимациягә салганнар. Малайның корсагында ачык яра һәм башка җитди җәрәхәтләр ачыкланган.

Соңыдан сабыйны балалар йортына билгеләячәкләр. Ә әнисен полиция хезмәткәрләре тикшерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-10/sabyeny-elavy-ech-rg-komachaulagan-3473888

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле