Кореяда бәлагә юлыккан Венера Сапурина вафат

Төн уртасында коточкыч хәбәр килде. Кореяда бәлагә тарыган якташыбыз, Мамадыш кызы Венера Сапурина вафат булган. Бу хакта әнисе Марина апа шалтыратып әйтте.

Язма чыккач, бик күпләр ярдәм кулы сузды. Танылган җырчы, блогерлар мәгьлүмат таратырга булышты, Гөлия Вәлиәхмәтова язылучылары белән зур суммада акча да җыйды.

Иртәгә Венераның анализы әзер булырга тиеш иде. Ул яхшы булса, чит ил табиблары алып кайтырга рөхсәт бирәсе иде. Тик булмады. 26 яшьлек Венера мәңгелеккә күзләрен йомды.

Марина апага сабырлык телибез. Ул олы йөрәкле, баласы өчен утка да, суга да керергә риза иде. Венераның урыны оҗмахта булсын!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124852/

Бәйле