14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнә

Үлгән кызны бүген Уфаның Черниковка бистәсендә машинада тапканнар…

Уфада, төнге сәгать 3тә 21 яшьлек егет 14 яшьлек сеңлесен үтергән һәм гәүдәсен машина багажнигында яшергән. Бүген иртә белән Свобода урамында кызның гәүдәсен тапканнар.

Үтерелгән кызның әтисенең сүзләренчә, малайны үтерүдә гаепләү — нигезләнмәгән. Ир үзенең дачада яшәве хакында һәм балалар арасында конфликт булуын белмәве турында белдерде.

— Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүче Сергей Пугачевның кайда булуын ачыклаган. Ул Ушаков урамындагы күпфатирлы йортның чарлагында табылган, анда яшеренергә тырышкан, — дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Өстәмә мәгълүмат көтәбез, вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-10-10/14-yashlek-se-lesen-ter-d-gaepl-n-3473915

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле