Дима Биланның әнисе улының авыр хәлдә булуы турында сөйләгән

Дима Биланның әнисе соңгы күрешүдә улының авыр хәлдә булганлыгы турында әйткән.

Наталья Белан улының җитди авырудан интегүе турында белдергән. Аның әйтүенчә, соңгы очрашуларында Диманың хәле начар булган. Ул шулай ук җырчының берничә тапкыр үпкә ялкынсынуы кичергәнлеген әйткән.
“Хәлләр бик җитди, әлбәттә, бик җитди. Соңгы тапкыр күрешкәндә, хәле начар иде”, – дигән Наталья.
Моңа кадәр Биланның концерт директоры Дмитрий Бушуев җырчының хастаханәгә кереп ятканлыгын раслаган. “Звезда Плюс” хәбәрчесенә ул җырчының тикшеренү узуын әйткән.

Ә Дима үзе социаль челтәрләрдә бронхит белән чирләве, шуңа күрә якын киләчәктә Россия шәһәрләрендә концертларының булмаячагы турында белдергән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124953/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле