Газзә секторында һәлак булучылар саны 1,2 меңгә җиткән

Хәлләр киеренкеләнгәннән бирле Газзә секторында һәлак булучылар саны 1,2 меңгә җиткән, 5,6 меңгә якын кеше яраланган. Бу хакта Фәләстыйнның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.

Кичә кичен Газзә секторының Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хастаханәләрдә буш урыннар калмавы, медицина кирәк-яракларының бетеп килүе турында белдерелгән. Израильнең утка тотуы сәбәпле 535 торак йортның, шулай ук өч мәктәпнең җимерелүе, 10 мәчетнең тулысынча юкка чыгуы билгеләп үтелгән.
Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израиль Газзә секторы ягыннан ракета һөҗүменә дучар булган. ХАМАС солдатлары, 4 меңнән артыграк ракета җибәргәч, чик буе районнарына бәреп кергән. Израильнең оборона армиясе, җавап йөзеннән, “Тимер кылычлар” операциясен башлап җибәрү, соңыннан сугыш игълан итү турында белдергән.

Израильдә ХАМАС һөҗүменнән һәлак булучылар саны бер мең кешедән артып киткән. Россиядән әлегә дүрт кешенең үлүе, алтысының хәбәрсез югалуы мәгълүм.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124955/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле