Татарстанда бер иргә баласы өчен генә түгел, хатыны өчен дә алимент түләтәчәкләр

Хәзерге вакытта хатын-кыз баласын ялгызы гына үстерә.

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз элекке иреннән үзенә алимент түләтүгә ирешкән.

Эш материаллары буенча, хатын-кыз баласын (2023 елда туган) ялгызы гына үстерә. Эшкә чыга алмый, чөнки сабыен карарга кирәк. Элекке ире алимент түләсә дә, бу гына тормыш алып барырга җитми.

Шуңа күрә ана, баласына өч яшь тулганчы, үзе өчен элекке иреннән һәр ай саен 13 319 сум алимент түләтүне сораган. Ир бу таләпкә ризалашмаган. Суд исә, хатын-кызны яклап, бала әтисен элекке хатынына алимент түләргә мәҗбүр иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124962/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле