Ильмира Нәгыймова махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән концерт уздырган

Танылган җырчы, татар эстрадасы йолдызы Ильмира Нәгыймова Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге Мәдәният йортында концерт уздырган. Район хакимияте 100 билетны мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә тапшырган.

“Мондый авыр чакларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары янында булу гына түгел, аларга күтәренке рухны саклауга ярдәм итү дә бик мөһим”, – дип билгеләп үткән район хакимияте башлыгы Радмир Беляев.

Ильмира концертта халык яраткан җырларын башкарган.

Сүз уңаеннан, артистның Менделеевск районы Ижевка авылында туып үскән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124959/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле