«Ирем икенче хатынының аяк киемнәрен китерде…»

«Ул хатын моны белә микән?..»

«Кызлар, кинәш кирәк. Үзем язам, үзем белмим әллә көләргә, әллә еларга. Балаларның әтиләре башка хатын белән тора. Балалар әтиләренә шалтыратып, көзге аяк киеме сораганнар иде. Балаларга ярдәм итәм дип, хатынының аяк киемнәрен алып килеп бирде (яңасы да искесе дә шунда).
Моны ничек аңларга инде? Мыскыл итүме бу, әллә инде баш эшләп бетермәүме? Аның хатыны белә микән аяк киемнәре «тәпиләгәнен»?
Кызым үпкәләде, мине әти мыскыл итә, ди. Әтиләре хәлле кеше, акчасы бар. Ник алай иткәне, минем өчен бик сәер», — дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә. Искиткеч хәл бит бу…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-10-16/irem-ikenche-hatynyny-ayak-kiemn-ren-kiterde-3479683

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле