Марат Яруллинга ни булган?

Җырчы Марат Яруллин сәхнәдә үзен иркен тотуы, матур биюе, чагу киемнәре белән дә игътибарны җәлеп итә. Кызларныкын бигрәк тә. Ә өлкәнрәк яшьтәге гүзәл затлар аны кемгәдер өйләндерәлмичә бер була… Егет үзе дә игътибарны кыздырып тора.

«Барыгызга да сәлам. Ел дәвамында үземнең әйберләремдә энәләр табам. Алар костюмнарда, ноутбук сумкасында һәм башка урыннарда булырга мөмкин.

Моның нәрсәгә эшләнүен беләсем килә. Мондый очракта нишләргә? Әллә инде нәрсәдер эшләргә соңмы?» – дип ул бер видеосы астында. Анда аның кызыл төстәге сәхнә күлмәге якасыннан кызыл тырнаклы кыз озын гына энә тартып чыгара.

Бозыммы? Күз тигәнме? Сихерләп өйләндермәкчеләрме? Маратның язылучылары төрл версияләр тәкъдим итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-18/bozym-salgannarmy-3482421

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле