Диана Сәфәрова эшендә яңалык бар

Өч бала әнисе, блогер, җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова 9 майда һәлак булган иде.  

Аның үлемендә гаепләнүче иркеннән мәхрүм ителәчәк. Әлегә бу эш судта карала.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, төнлә Вадим Л. исерек килеш «Toyota Camry» машинасы руле артына утыра. Ул югары тизлектә хәрәкәт итә һәм автомобильләр арасында булырга тиешле араны сакламый. Диана хәрәкәт иткән «Honda Civic» автомобилен узып киткәч, аның юлын кистерә. Диана, идарәне югалтып, металл коймага барып бәрелә һәм фаҗига урынында ук һәлак була. Вадим Л. вакыйга урынын ташлап кача.

Ул гаебен өлешчә таныган. Аңа 5 елдан 12 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү җәзасы яный. Шулай ук кайбер вазыйфаларны биләү, яки 3 елга кадәр эшкуарлык белән шөгыльләнү тыелачак.

Суд 23 октябрьгә билгеләнгән. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-18/diana-s-f-rova-eshend-ya-alyk-bar-3482222

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле