Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы көннән-көн кими, атна буе диярлек явым-төшем булачак.
Республикада якындагы өч тәүлектә – пәнҗешәмбедән шимбәгә кадәр болытлы, яңгырлы һава, урыны белән җепшек кар көтелә. Пәнҗешәмбе – 16 октябрьдә һәм җомга – 20 октябрьдә көндез +4…+9 градус булса, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+3 градус кына тәшкил итәчәк.
Шимбә – 21 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +7 градус күрсәтәчәк. Төнлә -2…+3 градус.
Якшәмбе – 22 октябрьдә көндез һава температурасының 0…+4 градус чикләрендә тирбәлүе көтелә. Төнлә 0…-3. Көнчыгыш районнарда яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 23 октябрьдә көндез +1…+6 градус. Төнлә кырау, һава температурасы 0..-4 градуска кадәр төшәчәк.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125500/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday