Көчле юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина тимер өеменә әйләнгән

Юл фаҗигасе Башкортостанның Кропачево — Мәсәгуть — Әчит юлында булган. 2002 елда туган ир-егет идарә иткән «Лада Приора» машинасы Екатеринбургтан Кропачево ягына барганда  идарәсен югалтып, каршы як полосага чыга һәм «КамАЗ» йөк машинасына бәрелә.

«КамАЗ» белән Чаллыда яшәүче 1997 елда туган кеше идарә иткән.

Авариядә «Лада Приора»ның йөртүчесе һәм аның машинасындагы 1992 елда туган пассажир имгәнә, аларны Мәсәгуть районы хастаханәсенә илткәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-30/mashina-timer-emen-yl-ng-n-3497805

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле