Шикәрле чәй зыянлымы?

Галимнәр 32 ел дәвамында тикшеренү үткәргән һәм бик кызыклы нәтиҗә ясаган.

Лейден университеты (Нидерланд) галимнәре чәй һәм каһвәгә шикәр өстәүнең организмга начар йогынты ясамавын ачыклаган.

Авторлар 32 ел дәвамында 3 меңгә якын катнашучының чәйгә яисә каһвәгә төрле күләмдә шикәр өстәп эчкәнен анализлаган. Күзәтү башында һәм ахырында галимнәр сынау үтүчеләрнең сәламәтлеген ныклап тикшергән, алар шулай ук кайбер катнашучыларның үлем сәбәпләрен бәяләгән.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эчемлекләргә шикәр өстәү вакытыннан алда үлү белән бәйле түгел. Баллы чәй һәм каһвә эчкән кешеләр, шикәр кулланмаганнарга караганда, иртә үлү коэффициенты куркынычын бер генә тапкыр арттырган. Галимнәр әйтүенчә, бу — бик аз аерма.

Авторлар, шулай ук, бу эффектның эчемлеккә 5 грамм шикәр кушылган очракта гына саклануын билгеләп үтә. Газлы суларда, сутларда һәм башка эчемлекләрдә якынча 25 грамм шикәр бар, шуңа күрә бу эчемлекләр сәламәтлеккә начар тәэсир итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-10-30/shik-rle-ch-y-zyyanlymy-3498089

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле