«Кәфенлекне 2 ел элек тегеп куйдык, үлчи-үлчи, киеп карый-карый»

Җырчы Лилия Хәмитова яңа гаиләсендә бәхетен тапты да, мәңгелеккә әнисен югалтты…

«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Лилия Хәмитова әнисенең яман шештән үлүе, ничек җафа чиккәне турында ачыктан-ачык сөйләде.

«Әнине бала тирбәткән кебек, кочаклап йоклата идем. Әни үләсе көнне без шундый рәхәтләнеп йоклаганбыз. Иртән торгач бүлмәсенә керергә куркып тордым, үлеп ята, дип уйладым. Янына кердем, шундый матур итеп елмаеп каршы алды. Көндезге 12дә ашатып алдым. Үләр алдыннан кычкырып җибәрде, мин, хәле яхшырак булсын дип, укол ясарга ниятләгән идем, өлгермәдем, соңгы 3 сулышын алды да, елмаеп, 2 тулырга 15 минутта җан бирде. Әни котылды бу авырудан, бик җәфаланды. Хәзер мин, әни яхшы тормышка күчте, дип уйлап йөрим. Әни миңа гел: «Мине елый-елый озатма», – дип әйтеп килде. Кәфенлекне 2 ел элек тегеп куйдык, үлчи-үлчи, киеп карый-карый… Мондый әйберләрне алдан уйларга кирәк икән шул».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-11-01/k-fenlekne-2-el-elek-tegep-kuydyk-lchi-lchi-kiep-karyy-karyy-3501691

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле