Барысы да Данир Сабиров кебек булсын иде ул. Шулай бит?
Казанда Данир Сабировның концертлары бара. Менә Данир сөйләгәннәрдән бер шәлкем:
«Дусларым бик күп. Барысы да күңелемнең бер өлешен алып тора. Һәрберсе үз урынында. Әмма иң якын дустым, друг по жизни — хатын. Әлбәттә, ачуланышулар да чыга. Дуслар аптыраша инде минем: «Ничек хатын дус була ала, әле дошман булмаганга рәхмәт әйтергә кирәк», — диләр. Безнең, Аллаһка шөкер. Чиләгенә күрә капкачы туры килдек.
Бер урыс журналисты «Сез нинди ир?» дип сораган иде. «Требовательный каблучара», — дидем.
Бездә иң зур бәхәс балалар татар телен оныта башласа чыга. Янып торам татар теле дип. Кирәкме инде ул татар теле миңа – үзбәк баласына!
Миләүшәнең исе китми инде аның, тел дип үлми инде ул. Ә менә мин өйдә, гомумән, урысча аңламыйм. Өйнең ишегенә дә: «Өйдә үз телебездә сөйләшәбез! Татарча! Атагыз», — дип язып куйдым», — дигән Данир Сабиров.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-11-04/i-zur-b-h-s-shunda-chyga-3506296
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday