Бер чыгышы — 46 миллион сум

Алла Пугачева Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кыска вакытка сәхнәгә кайтырга җыена.

Телеграмда «Маш» каналы язуынча, продюсерлар инде аңа чыгышлар өчен музыкантлар эзли һәм аның чыгышлары өчен соралачак бәяне үзгәртеп яза. Бу гонарарлар рекордлы булачак – 500 000 $, ягъни, бүгенге доллар курсы белән санасак, 46 миллион сум тирәсе.

Алла Борисовна чыгышы өчен бәя 2020 ел белән чагыштырганда 150 000 долларга күтәрелгән. Ул вакытта артистның гонорары 350 000 доллар (32,2 млн) тирәсе булган. Бу бәягә юл, тору урыны өчен түләү һәм башкалар исәпкә керми.

Чыгыш ясарга теләгән урыннар географиясе тар – примадонна хәзер яши торган Кипрда һәм Дубайда җырларга әзер. Әмма Мәскәүдә дә җырлап китә ала. Тик моның өчен, оештыручылар барысын да сыйфатлы һәм яшерен рәвештә эшләргә тиеш була – Пугачеваның кайда сәхнәгә чыгуын журналистлар да белмәсен, һәм тамашачы да аны телефоннарга төшермәскә тиеш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-11-13/ber-chygyshy-46-million-sum-3517283

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле