Россиядә VK социаль челтәре аудитория саны буенча YouTube ны куып җитте – big data Tele2

-- Лейла

Tele2 социаль медиада клиентларның активлыгын анализлады. Әлеге тикшерүгә 11 төп социаль медиа мәйданчыгы кертелгән. Зур мәгълүматларны анализлау түбәндәге нәтиҗәләрне ачыкларга ярдәм итте: 2023 елның 9 аенда VK социаль челтәре үзенең популярлыгы буенча YouTube белән тигезләште, хәзер алар икесе дә 15шәр процент тәшкил итә. Иң тиз үсә торган сервисларның берсе «VK Видео» булды, аның аудиториясе 2022 елның марты белән чагыштырганда 19,8 процентка артты.

2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча социаль челтәрләр аудиториясе түбәндәгечә бүленгән: VK һәм YouTube – 15%, OK һәм Facebook (Meta – Россия территориясендә тыелган оешма) – 14%. Telegram һәм TikTok 13%ны биләп тора, Twitter (Россия территориясендә тыелган оешма) – 6%, Instagram (Meta – Россия территориясендә тыелган оешма) – 5%. Исемлекне Rutube (3%), Twitch (1%) һәм Discord (1%) социаль челтәрләре тәмамлый.

2023 елның сентябрен 2022 елның марты белән чагыштырганда, Россия территориясендә эше тыелган социаль челтәрләр аудиториянең иң зур югалтуларын кичергән. Әйтик, Instagram аудиториясе ике тапкыр кимегән (-51,1%), Twitter ның 19,4% ка кимүе билгеләп үтелгән. Facebook мәйданчыгы исә азрак югалткан – минус 3,1%. TikTok аудиториясе дә теләгәнчә күпкә үсеш ала алмады: Tele2 челтәрендә бу сервисны кулланучылары саны 1,6% процентка гына артты.

YouTube-та монетизацияне бетерү һәм чит ил сервисларын блокка кую Россия блогерларын башка мәйданчыкларда үз эшчәнлекләрен алып баруга китергән. Аудитория үсеше буенча беренче урында Rutube: әлеге мәйданчык кулланучылар санын 53,7 процентка арттыра алды, шулай да кулланучылар саны буенча ул әлегә 3% өлешне генә биләп тора. Twitch аудиториясе үсеше буенча икенче урында – плюс 28,3%. Telegram аудиториясе 2022 елның марты белән чагыштырганда 23%ка артты.

«VK Видео» сервисын кулланучылар санының артып китүен аерым билгеләп үтәргә кирәк, ул 19,8%ны тәшкил итте. 2023 елда проектны башлап җибәрү VK аудиториясе үсешенең драйверы булды: VKның төп кушымтасын кулланучылары саны 9,1 процентка артты.

«VK Видео»ны кулланучылар YouTube-тан күбрәк. Алар интернет трафикны да къбрщк куллана:

• 40 Гбдан артык: «VK Видео»ны кулланучылар – 1,2% интернет трафик сарыф итә, YouTube та – 0,9%;

• 20дән 30 Гбга кадәр: «VK Видео»да – 2,7%, YouTube та – 2,2%;

• 10нан 20 Гбка кадәр: «VK Видео»да – 7,7%, YouTube та – 6,9%;

• 1дән 10 Гбга кадәр: «VK Видео»да – 38%, YouTube та – 34,7%;

• 0дан 1 Гбга кадәр: «VK Видео»да – 49%, YouTube та кулланучыларның яртысыннан артыгы, ә ул 54,5% дигән сүз.

Бәйле