Биш машина бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

Бүген – 21 ноябрь иртәсендә Башкортстанда М-5 “Урал” автомобиль юлында “Студеный ключ” җәмәгать транспорты тукталышы тирәсендәрәк биш машина – “Лада Приора”, “Lada Xray”, “BMW X3” һәм “Scania”, “Mercedes” йөк машиналары бәрелешкән.

“Приора” йөртүче, нык җәрәхәтләнгән хәлдә, хастаханәгә озатылган. Авария булган урында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Килеп туган хәлнең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр ителгән Башкортстанның ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән.

чыганак: https://www.bashinform.ru/news/law/2023-11-21/v-bashkirii-na-trasse-m-5-ural-stolknulis-pyat-mashin-3530087

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле