Тулысынча өйләре янып беткән Эльвира: “Кибеттән ничек чыгып киткәнемне хәтерләмим”

18 ноябрь көнне Кукмара районының Туембаш авылында янгын чыгып, күп балалы Нигъмәтҗановларның өйләре, каралты-куралары, мунча һәм гаражлары янып бетә.

Кукмарада сабыйларның бәйрәмнәрен үткәрүче Эльвираның ул көнне 5 бәйрәм уздырасы була. Ире исә, 9 нчы сыйныф укучылары белән Кукмарага китә. Эльвира ашарга әзерли дә, олы балаларын мәктәптән барып алырга җыена. Алар иренең әтисе белән яшәгәннәр. Гадәттә, 3 яшьлек кызын гел бабасы белән калдырып йөрсә, ул көнне әтисен таба алмый. Шуңа кызын үзе белән ияртә.

– Машинага утыргач, әтине күреп алдым. Мин киттем, өйдә ашау әзер, дидем. Берәр сәгать узгач, ирем шалтырата. Син кайда, өйдә янгын чыккан, ди. Ул вакытта кибеттә азык-төлек җыя идем. Ничек чыгып киткәнемне, машинага утырганымны да хәтерләмим. Бер әйбер сөендерде. Балалар минем белән. Тик әти өйдә калды бит. Аның өчен бик борчылдым, – ди Эльвира.

Сарыклар белән үгез дә янып үлгән. Гаилә беркат кием белән калган. Җитмәсә, Эльвираның хәйрия эшләре дә уздырырга ниятләгән. Ятим балаларны сөендереп, бәйрәм ясарга җыенган була. Тик бернишләп тә булмый, күпбалалы гаилә әлегә туганнарында яшәп тора. Туембаш авылы халкы икенче көнгә үк йорт урынын чистартып та куйган инде. Бар теләкләре – үз йортыларында яңадан матур итеп яшәү.

Нигъмәтҗановларга ярдәм итәргә теләүчеләр әтиләре Хакимҗан Габделбәр улы Нигъмштҗанов исемендәге 2202 2032 7382 0474 номерлы Саклык банкына акча күчерә ала. Карта 89586255585 телефонына беркетелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127752/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле