Фәнил Вәкказов: «Улыма дус булырга тырышам»

22 ноябрь Уллар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми көн булып, дәүләт күләмендә бәйрәм ителмәсә дә, балаларга карата булган игътибарны тагын да арттыру өчен менә дигән мөмкинлек бу. Без дә, бәйрәм алдыннан, ир бала тәрбияләүчеләрдән бәгырь җимешләре турында сораштырдык.

Фәнил ВӘККАЗОВ, алып баручы, бер кыз белән, бер малай әтисе:

– Мин улыма дус булырга тырышам, дисәк, дөрес булыр. Үземнең таләпләрем дә бар инде, әлбәттә. Үз фикере булуын, куркак булмавын, чиста-пөхтә булуын телим.

Һәр әти-әни балаларының идеаль булуын тели, ләкин аларның кеше икәнлеген онытырга ярамый. Ә кеше идеаль булмый. Бала туганда ук үз әти-әнисенең уңай якларын да, начарларын да үзенә туплыйдыр, дип уйлыйм. Бу сыйфатлар аңа дөньяга яраклашырга, яшәргә ярдәм итә ала икән, димәк, барысы да яхшы.

Әти-әнинең миңа «син тегенди бул, син мондый бул» дип әйтеп утырганын хәтерләмим. Аларның моңа вакыты да булмагандыр. Мин яхшы укырга теләдем, спортка һәм иҗатка тартылдым, җиңелергә яратмадым. Менә шундый булып туганмын чөнки. Шуңа мин үз улымнан да әллә нәрсәләр таләп итмим. Ул үзе нинди булып туган, шундый булачак. Киләчәк күрсәтер. Иң мөһиме, гомере озын булсын һәм үкенечле булмасын. Ә миңа исә балаларымны нинди бар, шундый итеп яратырга гына кала.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127709/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле