Нигә Вадим Захаров концертын күчергән?

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бүген Кукмарада булачак концертын күчергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Җырчының тавышы беткән. «Мы предпологаем Бог располагает» шушы инде ул. Концерт башланганчы тавышны рәтләргә тырыштык, ләкин барып чыкмады. Кукмарадагы концертны 3 декабрьга күчерергә туры килде, туганнар.
Аңларсыз дигән өметтә. Тулы заллар белән көткән Кукмара тамашачысына аеруча рәхмәт! Күрешкәнче! » дип яза ул.

Концертка килгән тамашачылар Вадим янына килеп тизрәк савыгуын, ничек дәваланырга кирәклеген әйтә. Җырчы белдерүенчә концертка билетлар тулысынча сатылып беткән була.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127865/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле