Марат Яруллинны тешләп алдылар…

Марат Яруллин хәзер тамашачы белән фотога төшүдән дә куркыр инде.

Бу хәл җырчының Магнитогорскидагы концертыннан соң булган.

«Ышанасызмы, фотосессия вакытында бер хатын-кыз муенымны тешләде. Мин бу турыда нәрсә дип әйтергә дә белмим… Тагын мондый хәл кабатланса, фотосессиягә чыкмый башлармын, мөгаен», – дигән Марат Яруллин.

Бераздан: «Мин исән, елан агулы булып чыкмады», – дип тә язып куйган.

Маратның язылучылары бик борчылган. «Ул кызның нәрсә белән авыруын кем белгән. Анализлар тапшырырга кирәк», – дигәннәр дә бар.

Фанат мәхәббәте канат кына түгел, менә шундый эзләр дә калдыра икән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-11-23/kontserttan-so-teshl-p-kaytargannar-3534872

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле