Уфада «яшерен» операция ясаткан

Әнисенә дә, хатынына да әйтеп тормаган. Даешь, Тямай…

Фирдүс Тямаевның аягында балачактан калган ярасы начар авыруга әверелгән. Аны операция белән алдырырга ул Германиягә дә барып кайткан, әмма ул уңышсыз булган. Кабат операция ясатыр өчен, ул Уфа табибларын сайлаган. Ниһаять, аны ясаганнар.

«Котылдым, дуслар! Ниһаять, көтеп алынган операциямне Уфада 2,5 сәгать ясадылар. Зур рәхмәт Уфа табибларына, биредәге хастаханә хезмәткәрләренә.

Әни, ачуланма инде, алдан әйтмәдем. Әйткәч сүгеп тә алдың инде мине. Резедам, ике улым, сезгә дә алдан әйтмәдем, сез дә ачуланмагыз. Күрешербез, Аллаһ теләсә.

Тямай төркеме, сезгә зур рәхмәт. Кичә концерттан соң кисәк кенә әйттем, шокта калдылар. Барысы да хәлне белешеп тора.

Бүген бертуган энекәш килде, минем яраткан шоколадларымны алып килгән. Ләйсән дустым, сиңа зур рәхмәт тәмле ашларың өчен. Концерт директорым Альбинага рәхмәт. Төне буе йокламыйча, кара буранда минем белән килде, операция ясаганнарын көтеп торды. Ул әле дә минем янымда.

Алга таба концертларым тагын да «бомбовый» булачак. Барыбыз да исән-сау булыйк. Иң мөһиме – бурычымны үтәдем, шушы көннәрдә егетләргә гуманитар ярдәм китте. Күчтәнәчемне кабул итеп алыгыз, егетләр. Мин сезне просто люблю и все!» – дип язган Фирдүс үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Сәламәтлегең дә моннан соң һәрчак «бомбовый» булсын, Фирдүс!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-11-24/ufada-yasheren-operatsiya-yasatkan-3535702

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле