Телевизор карап…үлделәр

Бер гаиләдән дүрт бала телевизор карап утырганда сөрем газына исереп үлгән.

Дон краеның бер утарында тормыш туктап калган кебек тоела. Күп балалы гаиләдә булган фаҗигадән соң халык аңына килә алмый. Анда дүрт бала сөрем газы белән агуланган: 15 һәм 10 яшьлек кызлар һәм аларның алты һәм җиде яшьлек энеләре.

Бу вакытта әтиләре эштә, әниләре базарга киткән була. 17 яшьлек абыйлары ихатада булышкан. Мичнең төзексезлеге аркасында өйгә ис чыккан. Телевизор карап утырган балалар тәгәрәшеп үлгән.

Аларны дүшәмбе җирләячәкләр. Әле ата-ананың хәле бик начар диләр.

Кышын мондый фаҗигаләр турында еш ишетелә. Салкыннарда мич якканда саграк булсагыз иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-11-26/televizor-karagan-bulgannar-3538441

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле