«Югалткач кына аңладым…»

 Әнвәр Нургалиевның иң авырткан җиренә тигәннәр.

Ул Әниләр көне алдыннан үткәрелгән сораштыруда катнашкан.

Аннан: «Сез әниегезне котладыгызмы, сез аңа: «Әни, мин сине яратам», – дип әйтәсезме?» – дип сораганнар.

Моннан берничә ел элек кенә әнисен югалткан җырчы көтелмәгән әлеге сорауга болай дип җавап биргән:

– 2020 елдан бирле әнием юк инде. Мин бу сүзләрне ешрак әйтергә кирәклеген әнине югалткач кына аңладым. Әниләр кайчан гына шалтыратса да, яныңда кем генә басып торуга карамастан, аларга җавап бирергә кирәк.


Ә безне тыйнак булырга өйрәтеп үстерделәр. Шуның аркасында әниләргә булган хисләрне исән чакларында әйтә алмаганбыздыр да… Еллар узгач, бу хисләр турында ныграк уйландыра. Кочаклыйсы, үбәсе, матур сүзләр әйтәсе килә, – дигән җырчы

 Ул барча әниләрне бәйрәм белән котлаган.

«Дөрестән дә, нишләптер, шундый тәрбия безнең. Хисләрне күрсәтергә оялабыз», «Йөз процент килешәм. Күзләрем тулы яшь. Эх, вакытны кире кайтарасы иде», – дип язган дуслары.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-27/yugaltkach-kyna-a-ladym-3538735

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле