Татарстанда ике кыз балалар бакчасыннан качкан: прокуратура тикшерү үткәрә

Җомга – 24 ноябрьдә Чаллыда “Реченька” 80 нче балалар бакчасыннан ике кыз качкан. Бер кызның әнисе социаль челтәрләрдә бакча хезмәткәрләреннән зарланган. Материаллар шәһәр прокуратурасына тапшырылган. Тикшерү оештырылган.

Качкын кызчыкның әнисе социаль челтәрләрдә язганча, шул көнне аңа тәрбияче шалтыратып, урамда йөргәннән соң кызының бер бала белән югалулары, аларны таба алмаулары турында хәбәр иткән. Ата-аналарга бу хакта 1,5 сәгатьтән соң гына мәгълүм булган.

Балаларны тапканнар: ана кеше әйтүенчә, шул арада алар 3 нче комплекста 3 тапкыр юл аша чыгарга өлгергән. Хәбәр авторы әйтүенчә, балалар йөри торган төркем кечкенә – анда нибары 11 бала. Тәрбияче исә – берәү генә.

Агентлык хәбәрчесенә Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, нигезле сәбәпләр ачыкланган очракта, прокурор чаралары күреләчәк.

чыганак: https://www.business-gazeta.ru/news/615045

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле