Бер өйдә 15 яшьлек ике кызның мәетен тапканнар

25еннән 26 ноябрьгә каршы төндә Киров өлкәсенең Белая Холуница шәһәрендә балигъ булмаган ике кызның мәетен тапканнар.

Басма мәгълүматларына караганда, бер йортта 2 кызның мәете табылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең нечкәлекләрен ачыклый. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмерләр өйдәге мичтән чыккан сөрем газы исеннән агуланган булырга мөмкин.
Шушы ук көнне Киров өлкәсендә 2 малайның гомере өзелгән. Алар Слободское районындагы юлда килеп чыккан фаҗигадә һәлак булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128301/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле