«Туган көнең белән, туганым!»

Аңа 33 яшь тулган булыр иде.

Әнвәр Нургалиев юл фаҗигасендә һәлак булган сеңлесе Диана Сәфәрованы туган көне белән котлаган.

«Бүген Дианабызга 33 булыр иде. Вакыт узган саен йөрәк ныграк сыкрый, өзгәләнә. Югалткач кына аңлыйбыз шул кешенең нинди кадерле икәнен…

Кадерләгез якыннарыгызны исән чакта. Туган көнең белән, туганым!

Бүген судның өченче утырышы», – дип язган җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-28/tugan-k-ne-bel-n-tuganym-3540768

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле