Көньяк Кореяга эшкә киткән 27 яшьлек Венера Сапуринага кире туган якка исән-имин кайтырга насыйп булмады. Венераны дәвалау һәм Татарстанга алып кайту теләге белән акча да җыйдык. Тик насыйп булмады. Самолет белән кайтарырга рөхсәт бирә торган анализны көткәндә, Венераның үлгән хәбәре килде.
10 октябрьдә вафат булган кызның көлен 25 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан Мамадыш районының Владимир авылында җирләделәр.
Тел белмәү азаплады
Исегезгә төшерик: Венера чит илгә өч ел элек китә. Иптәш кызларының барып эшләп кайтканын күргәч, ул да юлга кузгала. Чит телләр белә, кеше белән аралашырга ярата. Бик чая була. Әнисе Марина апаның гына кызын бер дә читкә җибәрәсе килми. Тик Венера үзенчә хәл итә. Аэропортка барып җиткәч кенә, мин Кореяга китәм, дип әнисенә хәбәр сала.
– Ул чакта бер дә начар уйламадым инде. Баламның теләгенә каршы килеп, нишли ала идем соң, ризалаштым. Көн дә сөйләшеп тордык. Бар да яхшы иде. Кызым мине туган көнемә үз янына чакырды. «Чит ил паспорты ясата башла, сентябрьдә монда килерсең дә аннары бергә кайтып китәрбез», – диде кызым. Тик язмыш башкача хәл иткән икән, – ди Марина апа.
Соңгы тапкыр кызы белән 7 июньдә сөйләшә алар. Венера бернигә дә зарланмый. Ә инде 8 июнь иртәсендә Марина апага шалтыратып, кызыгыз үлем хәлендә, күреп калырга килегез, диләр. Нишләргә белмәгән ана юлга әзерләнә башлый. Тиз арада чит ил паспорты ясата, акча юнәтә дә 22 июньдә кызы янына килеп төшә.
– Мин килгәндә хәле авыр иде. Күзләрен ачып караса да, берни әйтә алмады. Аңлап ятты балакаем! Эндәшә алмагач, елый иде. Әле дә күз алдымда мөлдерәп аккан яшьләре тора. Кулларымны кысып тота иде. Терелер, дидем. Баштарак кызымның хәле авыр икәнен берәүгә дә әйтмәдем. Янәсе, табиблар аякка бастыра да туган якка кайтабыз, – ди Марина апа. – Ә монда дәвалану бик кыйммәт булды. Түләр өчен Венераның Казандагы фатирын саттык. Әтисе исемендә иде ул. Шуңа сата алдык. Шул акча җитәр, башка кирәкмәс, дип уйладым. Тик булмады. Үзебезнең көчтән килми башлагач кына бу хәлләрне дөньяга чыгардым. Анда безнең кебек кешеләргә, кая барса да, акча кирәк. Тел белмәү дә харап итте. Кеше һич югы бер чит тел өйрәнсен икән. Соңга таба андагы табиблар мине сүзсез дә аңлый башлады. Ничек өзгәләнүемне күрәләр иде бит. Хәлемә керүчесе күп булды.
Кулларымда – көле
Венераның җәсәден алып кайту бик кыйммәткә чыгасын белгәч, Сапуриннар кремация ясарга ризалык бирә. Анысына да бик күп суммада акча таләп ителде. Яндыру өчен чират булгач, моргта гәүдәсен тоту өчен дә түләргә кирәк булды. Әле ярый, «ВТ да язма чыккач, үтенечебезне тыңлап, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова акча җыярга булышкан иде. Марина апаның үз картасына да акча күчерүчеләр булды. Ул көннәрдә без гел элемтәдә булдык.
– Кызымның җәсәден яндырганчы, аны матур итеп киендерделәр. Бизәндерделәр дә әле. Ничекләр түзгәнмендер инде бу хәлләргә? Минем йөрәк теткәләнеп беткәндер… Башта, яндырганны туганнарга күрсәтермен дип, видеога да төшермәкче идем. Ярамый икән. Мине анда кертмәделәр. Бик авыр халәттә идем, – ди Марина апа. – Соңыннан чакырып алып, кулыма ак перчатка кидереп, баламның махсус савытка салынган көлен тоттырдылар. Әле ул кайнар иде. Аны үзем торган фатирга алып кайтып кундым. Төшләремә кер, балам, дип тә үтендем. Тик кермәде…
Аның каравы әтисенең әнисе Екатерина түтинең төшенә керә Венера. Моннан биш ел элек үлгән бабасының куенында утыра икән. Венерам гел мин иде инде ул, ди Катя түти.
– Гел кайтып йөрде. Син утырып кына тор, әби, үзем эшлим, дип әйтә торган иде. Монда кайткач, тәмле ризыктан өзмәде. Чая булды ул. Бик башлы да иде. Бервакыт абыйсы математикадан дәрес эшли алмый. Ә ул дүрт яшендә аңа кушып, алып бирә. Әрәмнәр булды инде балабыз, – ди әбисе. – Елап кайтарып булмый. Түзәргә, чыдарга, сабыр итәргә кирәк. Барыбыз да анда барасы. Кем кайчан бара инде… Венерамның гомере бигрәк кыска булды.
Венера әтисен дә бик яраткан. Александр абый да баласы белән гел телефон аша сөйләшеп торган. Соңгысында Венера, мин сине бик яратам, дигән аңа. Әтисе дә, мин дә яратам, кызым, дип җавап биргән.
– Венераның үлемен ишеткәч, өзгәләндем инде. Әллә ничә төн күзгә йокы кермәде. Кайтыр төсле иде. Тик булмады. Бик авыр хәсрәт. Алга таба ничек яшәргә?! – ди ул.
Ана йөрәге
Аңа бар да сыя. Ярату, сагыш, сызлану. Марина апа кызының кырыгын да укыткан инде. Үз диннәренчә, йоласына туры китереп җирләсә дә, әле дә күңеле ышанмый үзенең. Венерасы исән төсле. Күбәләккә әйләнгәндер, ди ул аны. Кореядан кайтканда ул утырган утыргыч янындагы тәрәзәгә кинәт кенә күбәләк килеп куна. Кайтып җиткәнче, Марина апа шул күбәләккә карап бара. Аның белән сөйләшә дә әле.
– Венерамның җаны булгандыр ул. Самолет туктауга юкка чыкты бит. Мине шулай озатып кайтуы булгандыр, – ди Марина апа. – Күңелемдә бер генә теләк: мин кичергәннәрне бер анага да кичерергә язмасын! Чит илдә азаплануымны белсәгез иде. Ахырга кадәр баламны яшәтә алырбыз дип өметләндем. Тик булмады. Вакыт дәва, диләр. Юк. Торган саен күңелем айкала. Баламның кечкенә чаклары, буй җитүе, азапланып ятулары күз алдымда тора. Үзем үлгәнче оныта алмаслык ярам бу. Газета аша безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Үз игелегегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын.
…Без дә өметләндек. Венераны туган якка кайтару юлларын эзләдек. Зур түрәләргә дә мөрәҗәгать иттек. Бар да яхшы булыр кебек иде. Тик булмады. Сапуриннар гаиләсенә килгән хәсрәт бик күпләрне борчыды. «ВТ» укучыларына без язган язмышларга битараф булмаганнары өчен, Марина Сапуринаның хәлен сорап шалтыраткан, хатлар язган өчен зур рәхмәт. Без исә бу гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Кызыгызның рухы шат булсын!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128555/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday