Зинира белән Ризат Рамазановлар елына ничә концерт куялар?

Артист тормышының аерылгысыз өлеше – гастрольләр. Бу юлы без айлар буе өйләренә кайтып кермәгән кайбер җырчыларның хәлләрен белешергә булдык, гастрольле тормышлары турында сораштык.

Зинира белән Ризат Рамазановларны Себер якларыннан таптык. Концертлар белән 20 көнгә шунда чыгып киткәннәр. «Гадәттә, ел саен 200ләп концерт куябыз. Аңлашыла инде, өйгә кайтып кергән юк диярлек. Без кайткач, улым: «Изат!» – дип кенә җибәрә (көлә). «Әти» дими башта. Ә гомумән, гастрольләр җайлы бара үзе. Юл авыр авырын, ләкин заллар тулы, тамашачы көтеп торганда, ул гына онытыла!» – ди Ризат.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/128827/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле