Татар җыры дөнья музыкаль чартында — беренче урында!

«АИГЕЛ» төркеменең «Пыяла» җыры дөньякүләм музыкаль чартларда рекордлар куя. Илебезнең башка (хәтта урыс теледә җырлаган) артистлары бү күрсәткечләргә якын да килә алмый. Ничек бу сингл беренче урынга чыккан?

«АИГЕЛ» группасының «Пыяла» җыры «Shazam», «Вконтакте» һәм «Яндекс.Музыка» глобаль чартларында беренче урыннарны яулый. Шулай ук «Spotify» сервисында Русия, Казахстан һәм Беларусьта беренче урында тора. Уңышның сере нәрсәдә?

Айгель Гайсина һәм Илья Барамиянең җыры «Слово пацана» сериалына саундтрек булып тора. Ул сериалда берничә тапкыр җырлатыла.

«AIGEL» төркеме татарча хип-хоп җырлар яза, дуэт 2016 елда барлыкка килгән. Стартта төркем социаль челтәрләрдә 100 миллион карау җыйган. Алга таба Русия һәм Европаның иң зур музыкаль фестивальләрендә катнашкан, Берлин музыкаль премиясе лауреаты. Дуэт шулай ук Эстония, Лондон, Сербия, Словакиядә узган музыкаль фестивальләрдә катнашкан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-12-04/tatar-yry-d-nya-muzykal-chartynda-berenche-urynda-3550581

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле