Мөнир Рахмаевның хатыны: “Хастаханә юлын таптап алҗыдык”

-- Лейла

Җырчы һәм алып баручы Мөнир Рахмаевның хатыны үзенең блогында видео урнаштырган. Анда ул кызларының сәламәтлегенә бәйле борчулары белән уртаклаша.

“Әле бер хастаханәнең, әле икенчесенең юлын таптыйбыз. Күптән түгел генә балалар республика клиник хастаханәсе пульмонологына язылдык. Иң яхшы белгечләрнең берсе бу. Шунда ук аллергологка да күрендек. Бик күп анализлар бирергә кирәк булачак. Асьмираның ютәле ни өчен бетми – шуны ачыклый алмыйбыз. Сентябрьдән бирле көне-төне ютәлли. Инде дәваланып беттек, дигәндә, тагын башлана. Берара дәвалануны да туктаткан идек. Хәзер янә башлап җибәрдек. Ингаляцияләр, сироплар… Нәрсә эшләргә дә белгән юк”, –дип борчылуын белдергән яшь ана.
Аның әйтүенчә, өстәвенә хәзер үзе дә, ире дә йөткерә башлаган.

“Барлык чирләрне артта калдырып, Яңа елга сәламәт керүебезне телим!” – дип язган блогер.

«Ватаным Татарстан»

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле