Суык булу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин

-- Лейла

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республикада һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Казан мэриясе синоптиклар мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, якындагы көннәрдә – 7-8 декабрьдә -25 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Һава шартларының бик кырыс булуы сәбәпле, Казан мәктәпләрендә дәресләрнең уздырылмавы бар.
Исегезгә төшерәбез: башлангыч сыйныфта укучылар -25 градуста мәктәпкә бармаска хокуклы. 5-9 сыйныф укучылары термометрның терекөмеш баганасы -27 градуска кадәр төшкәндә гыйлем йортына бармаска мөмкин. Ә инде өлкән сыйныфта укучылар һава температурасы -32 градуска кадәр төшкән очракта дәресләрдән азат ителә.

“Мәктәпләр администрацияләре кайсы очракта балаларның өйдә калуын, суыкта белем бирү процессын ничек дәвам итүне мөстәкыйль хәл итә. Еш кына балалар һава температурасына карамастан мәктәпкә килә – мондыйлар өчен дежур сыйныфлар эшләячәк”, – дип белдергән Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

«Ватаным Татарстан» — https://vatantat.ru/2023/12/129054/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле