Унбиш яшьтә бәби көтә

Кыз үстергән әниләрнең йөрәкләре калтырап куйды… Ә бәлки юккадыр?

Благовещен шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек мәктәп укучысы бала көтә. Йөкле булуы турында ул быел июньдә 26 яшьлек ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә кергәч аңлаган.

«Ун алты яшькә кадәрге кеше белән җенси мөнәсәбәтләр һәм башка җенси характердагы гамәлләр» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ир-атны тоткарлыйлар.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә. Суд аны гаепле дип таба һәм гомум режимлы холык төзәтү колониясендә бер ел төрмә җәзасы билгели.

Бер ел узуга, яшь ана да 16 яшен тутырачак. Яшьләр өйләнешергә сүз куешкан. Шулай итеп, курчак уйныйсы урынга, бу бала үзеннән 11 яшькә өлкән ир хатыны булачак.

Үзе теләгән — елан ите ашаган, хәерлегә булсын.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-12-18/unbish-yasht-b-bi-k-t-3570580

Бәйле