«Начар гадәтем бар минем…»

Гөлназ Асаева шундыйдыр дип башка да китерерлек түгел.

Татар эстрадасы җырчысы үзенең начар гадәтләре барлыгы турында белдергән. Баксаң, Гөлназ Асаева гел алдалый икән.

«Вилдан да көлә миннән. «Берәр фэнтэзи жанрында китап язып караганың юкмы?! Күзгә карап алдыйсың!» — ди ул миңа.


Нишләтәсең бит, алдалыйм шул! Алама гадәтем! Әмма миңа иң ошаганы: Вилдан минем сүзләремә ышанган кебек кылана белә», — ди җырчы.

Хатын-кызда ниндидер бер кимчелек булырга тиеш инде ул… Моны кимчелек дип атарга яраса инде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-12-20/nachar-gad-tem-bar-minem-3575503

Бәйле